Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гыйнвар ае салкын булачакмы?

Синоптиклар кышның беренче аена һава торышы фаразларын әйтте.

news_top_970_100
Гыйнвар ае салкын булачакмы?
pixabay.com

Гыйнварда Идел-Нократ районында һәм Төньяк Иделдә көнлек температура — 6… -7 градус булачак дип фаразлыйлар. Бу нормадан 2-3 градуска югары. Явым-төшемнәр күләме - 40-60 мм булачак. Бу күпьеллык күрсәткечләргә тәңгәл, кайбер урыннарда дым күбрәк тә булырга мөмкин. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Ай башында бераз кар явачак, көндез -4…-9 градус булачак. Беренче декада ахырында юеш кар явачак, температура - 3… 2 градус булачак, юлларда бозлавык.

Ай уртасында аязучан болытлы һава торышы булачак, кар яварга мөмкин. Көндез - 9…-14 градус салкын булачак. Икенче декада ахырында көндез 2-7 градус салкын булыр дип фаразлана. Соңгы ункөнлектә сизелерлек суытачак, урыны белән кар явачак. Көндез −10…−15, төнлә −18…−23 градус салкын булачак.

Ай ахырында көннәр бераз җылытачак, кар явачак, кайбер җирләрдә буран булырга мөмкин. Көндезге температурасы −3…−8 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100