Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти бер кат кием белән урамда калды» - каза күргән гаилә янгында күршеләрен гаепли

Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы Иске Мостяк авылында яшәүче 76 яшьлек Рафаэль Байбиков янгын аркасында урамда калган. Янгын турында аның кызы Гүзәлия сөйләде.

news_top_970_100
«Әти бер кат кием белән урамда калды» - каза күргән гаилә янгында күршеләрен гаепли

Янгын бар булганны бер мизгел эчендә көлгә әйләндерә дә куя. Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы Иске Мостяк авылында яшәүче 76 яшьлек Рафаэль Байбиков янгын аркасында урамда калган. Янгын турында кызы Гүзәлия сөйләде.

27 март көнне кичке сәгать сигезләрдән соң булды бу афәт. Безнең йортка терәп үк күршеләребезнең сарайлары, мунчалары салынган. Алар мунча кереп чыгалар да, газ мичләрен сүндерергә оныталар. Ул кызып, ишектән сарайга бәрә, аннары ут безнең йорт түбәсенә күчә.

Күршеләр башта аны «җәйге кухня» итеп кенә салганнар иде дә, аннары мунча итеп төзеп куйдылар. Шунда янкорма салып машина өчен дә урын ясадылар. Болай терәп салырга ярамаганлыкны әйтә килдек, тик безне тыңлаучы булмады, – ди Гүзәлия Байбикова.

 

Фото: © Гүзәлия Байбикованың шәхси архивыннан

Күрше дигәннәре – Рафаэль Байбиковның бертуган энесе. Гүзәлия ханымның әтисе янгын чыкканда өйдә үзе генә була.

Әти чәй эчеп утыра торган булган. Шарт-шорт иткән тавышлар ишетеп, урамга чыгып карый. «Өй өсте, түбәсе кып-кызыл булып дөрләп яна иде», – ди. Өйгә кире кереп өстәлдә яткан телефонга сузыла, тик ул инде янган, эрегән була. Иске бер кат кием белән әти урамда калды, – ди Гүзәлия.

Янгын турында Гүзәлия авыл группаларына язганнардан белеп ала. Үзе бу вакытта Ульян шәһәрендә була. Әтисе белән бергә бер йортта яшәгән Резидә дә янгын чыкканда шәһәрдә була. Авылның янгын сүндерүчеләре тиз килеп җитә.

Без шул ук көнне авылга кайтып киттек. Без кайтканда әти урамда басып тора иде. Итекләре суда... Куллары бераз пешкән, үзе сөрем газы да сулаган булган. Килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре күршеләрнең йортларын саклап, ул якка су сибеп торганнар. Безнең йорт тулысынча янып беткән. Район җиреннән дә килгән янгын сүндерүчеләр, тик соңрак.

Рафаэль Байбиков торган әлеге йорт агачтан төзелгән була. Соңрак аны кирпеч белән тышлап чыгалар. Аннары су да кертәләр, 3-4 ел элек кенә түбәләренә ремонт ясаган булганнар. Ул гомер буе шофер булып эшләгән. Узган җәйдә хатыны вафат була. Хәзерге вакытта 76 яшьлек Рафаэль Байбиков һәм Резидә сеңелләре Гүзәлия бүлмәсендә Ульян шәһәрендә торалар. Янгын вакытында Резидәгә дә зыян килә: аның тын алу юллары пешкән. Хәзерге вакытта ул табиб күзәтүе астында өйдә дәвалана.

Күршеләребез, киресенчә, янгын чыгуда үзебезне гаеплиләр. Әтием олы абый булса да, энесе, ягъни күршесе аның белән санлашмыйлар иде. Бөтен гомер буе җыйган малы, әтинең хезмәте шушы йортка кергән иде бит. Хәзер әле яңа йорт торгызасы булырмы, белмим. Монысы торуга яраксыз шул инде. Безне кешеләр дә ярдәмнән ташламасыннар иде инде. Иске бер кат кием белән урамда калды әтием, – дип елый ул.

«Ут күршеләр»

Килеп чыккан фаҗиганең нечкәлекләрен белергә теләп Мостяк авыл җирлеге башлыгы Илдар Насыровка шалтыраттык.

Тикшерүчеләр нәтиҗәләрне безгә китерми бит. Ут күршеләреннән чыккан һәм Рафаэль Байбиков тора торган йортка күчә. Бу күршеләр бертуган абыйлы-энеле кешеләр. Кызганыч, аралашмыйлар иде. Бер-берсенә төртелеп тора иде бит корылмалары да. Төзелеш вакытында беркемнән дә сорап тормаганнар.

Хәзерге вакытта Рафаэль Байбиковны кызы Ульянга алып китте. Кызы үзе дә арендага алынган фатирда гына тора, үзенеке түгел. Бүген сәгать өчтә районда шушы янгын һәм зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру мәсьәләләре буенча җыелыш була. Авыл халкы да Байбиковларга ярдәм итәргә әзер, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: Сбербанк картасы: 5228600771602424 (Байбиков Рафаэль Шагиазамович). Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89370353501.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100