Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Хәким: «Мәдәният министры Ирада Әюпованың аяк астында үрмәләп йөрсәң дә була»

Язучы, композитор, җырчы Зөлфәт Хәкимнең концертыннан репортаж.

news_top_970_100
Зөлфәт Хәким: «Мәдәният министры Ирада Әюпованың аяк астында үрмәләп йөрсәң дә була»

Зөлфәт Хәким дип хәлдән таям инде мин. Ул минем өчен язучыларның иң-иңе, иң тирәне, иң фикерлесе, иң сәләтлесе. Каршыма пьедестал китереп куйсалар, Зөлфәт абыйны шуның иң өске баскычына бастырыр идем. Мин генә түгел, язучылар үзләре дә шул фикердәдер дип уйлыйм. Зөлфәт Хәким – 6 роман, 8 повесть, 50 пьеса, 700ләп афоризм, күп-күп хикәяләр авторы. Аның 30лап әсәре татар, башкорт, мари, Кырым сәхнәләрендә куелган. Ә җырлары нинди соң! «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Сине югалтсам», «Газиз халкым», «Көзге яфрак» – бөтенесе дистә еллар буена хит!

Зөлфәт Хәким нигә интервью бирми?

Мин Зөлфәт Хәкимнең җиңел саналган хикәяләрен дә кайта-кайта укыйм, кайбер чагыштырулары хәтергә сеңеп кала, башта атналар буе әйләнеп, уйландырып йөри. «Ятимгә дә яз килә» дигән кесә китабын укыгач, үземә: «Моннан интервью алырга кирәк!» – дип кистереп әйттем. Эшләнәсе эшләр исемлегенә дә беренче пункт итеп, зур хәрефләр белән язучының исемен теркәп куйдым.

Ләкин хезмәттәшләремә ниятемне әйткәч, миннән кычкырып көлделәр. «Без бу юлны үттек инде», - диде берничә журналист. Баксаң, Зөлфәт Хәким татар журналистларына соңгы елларда бөтенләй интервью бирми диярлек икән! Алай-болай ачылып китеп сөйләшә икән, аны язарга, бастырырга рөхсәт итми, имеш. Һәм аның белән чамалап сөйләшергә кирәклеген дә искәрттеләр – күбрәк мактарга һәм кискен сораулар бирмәскә, алайса үпкәләтүең бар. Вакытымны әрәм итмәскә киңәш итсәләр дә, мин тәвәккәлләп карарга – Зөлфәт Хәкимне интервьюга чакырырга булдым. Башта уртак танышыбызны табып, аның Зөлфәт Хәким белән сөйләшеп каравын, миңа интервью бирергә үгетләвен үтендем. Монысы барып чыкты кебек. Әлеге танышым сөйләшкәннән соң бер минут та узмады – үзем шалтыраттым.

– Тавышың бик матур да... Сезгә, журналистларга гел тиз кирәк инде... Күршеләрем тавышлана әле менә, комачаулыйлар... Киләсе атнага Германиягә китәсем бар иде, әйдә минем белән, - дип сүзне читкә борды Зөлфәт Хәким.

Кыскасы, бу сөйләшүдән әллә ни мәгънә чыкмады.

Тукта, номеры бар бит дидем дә, ватсапына сәлам хатлары җибәрергә тотындым. Әсәрләренең кайсы урыннары күңелемә үтеп кергәнен, нинди чагыштырулары урынлы булганын бәйнә-бәйнә яздым. Дөресрәге, күккә чөя-чөя мактадым. Монысы Зөлфәт абыйның күңеленә хуш килде кебек. Ул миңа җавап итеп берничә җырының аудиосын юллады, күп итеп матур смайликлар тезде. Әмма ахыр чиктә бу «мәкерле» юлым да очрашуга илтмәде, Зөлфәт Хәкимне ризалаштырып булмады. Аның артыннан чабып йөргән башка журналистлар ничек кичергәндер, минем хатын-кыз журналист буларак моңа шактый эчем пошты… 

Ни өчен Зөлфәт Хәким безнең татар журналистларына интервью бирми икән? 

«Бөтен җырчы да Зөлфәтнең җырларын җырларга хыяллана»

Ләкин күңелне бик үк төшереп бетермәдем – күп еллык тынлыктан соң Зөлфәт Хәкимнең концерты көтелә бит. 20 апрельдә, «Сәйдәш» залында. Әмма концертка ике атна кала сайтны ачып карасам, бер генә билет та юк! Халыкның бу концерны ничек зарыгып көткәнен шуннан чамаларга мөмкин. Әлеге тамашаны оештырган өчен «Барс медиа» компаниясенә алдан рәхмәт әйтергә кирәктер, алар тарафыннан зур эш башкарылганы әйтмәсәм дә аңлашыла. Тырыша торгач, үзем дә Зөлфәт Хәким концертына эләгү җаен таптым, билгеләнгән сәгатьтә залда утыра идем.

«Хәерле көн» дигән тамаша авторның фәлсәфи уйланулары белән башланып китте. Аннан «Хәерле көн» җыры белән Зөлфәт Хәким үзе чыкты, «Йөрәк тибеше», «Төнге сәяхәт» җырлары... Халык сагынган, алкышлый, ике кешенең берсе телефонга төшерә, янына зур-зур букетлар тотып менәләр. Бераздан сәхнәгә Гөлназ Сәфәрова чыкты. Бу концерт башка елгыларыннан аерылып торачак икән: монда алып баручы да бар, Зөлфәт Хәким җырларын башкаручы бүтән җырчылар да чыгыш ясаячак.

Тиздән сәхнәгә «Кар яуганда» җыры белән Винера Ганиева чыкты. Сүз уңаеннан, ул аның репертуарыннан 30 ел буе төшми икән.

– Зөлфәт, синең концертларыңны ел саен көтә идек. Бу теләгебез бүген тормышка ашты. Күп җырчылар үз репертуарына Зөлфәтнең җырларын алырга хыяллана. Тик ул бөтен җырчыга да бирми. Яраткан җырчыларына гына бирә. Бүген дә аның концертында фәкать яраткан җырчылары гына катнаша. Ә алда башкарачак җырны ул миңа бер ел элек тыңлаткан иде. Ул җыр миңа шулкадәр ошады, тетрәндерде, аны өйдә җырлап йөри башладым. Ничек кенә шушы җырны миңа бирдертим, ничек кенә үгетлим икән, дип уйлап йөрдем. Менә, «уговорила»! – диде Винера Ганиева.

«Дөньяның ямансу күгендә

Кошларның төркеме күренә

Бу – минем яшәгән көннәрем

Офыкта күмелә», - дип җырлады Винера Ганиева, күңелгә үтәрлек итеп.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Мәгъсүт Юлдашев, Алинә Шәрипҗанова шулай ук Зөлфәт Хәкимнең яраткан җырчылары икән. Аларның һәркайсы авторга кат-кат рәхмәт әйтә-әйтә аның 1-2 җырын башкарды. Һәркайсы шәп, ләкин Алинә Шәрипҗанова «Җырларым»ны җырлаганда күңелнең әллә кайсы кыллары селкенде. Нык шәп. Концертта «Телсез күке» белән «Чапты атым Казанга» спектакльләреннән өзек күрсәтелде, Фәннүр Мөхәммәтҗанов белән Зөлфия Вәлиева романнардан өзекләр сөйләде. Әлеге монологларда җеп башын югалттым, алары озаккарак китте, күз телефондагы сәгатькә төшә башлады...

– Фәннүр Мөхәммәтҗанов – Зөлфәт абыйның иң яраткан артисты дияргә була. Ә иң яраткан алып баручысы – мин, - диде Гөлназ Сәфәрова, сәхнәгә чыккач. – Концертын алып барырга мине чакырган икән, димәк, шундый нәтиҗә ясый алабыз бит инде.

Гөлназны яратуын Зөлфәт абый үзе дә яшереп тормады. «Бу концертны оештыруда синең  тырышлыгың – 50 процент», - диде ул аңа, рәхмәт әйтеп. Ә яраткан артистына килгәндә, залда Равил Шәрәфиев тә бар иде, аны барыбыз бергә дәррәү алкышлап алдык. Гомумән, Зөлфәт Хәкимнең тамашачысы арасында зыялы кешеләр шактый күренде, затлы концертка затлы кешеләр җыелган урын иде ул.

«Ирада Әюпованың аяк астында үрмәләп йөрсәң дә була»

Сәхнәгә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова күтәрелгәч, Зөлфәт Хәким белән бик озак кочаклашып тордылар. «Җиңү көне белән сезне», - дип кенә әйтте Ирада Хафизҗановна. Җиңү көне дигәнен, әлбәттә, үзеңне җиңеп, сәхнәгә кайту дип аңларга кирәктер...

– Ирада Хафизҗановна – күңелемә шул хәтле якын кеше, - диде Зөлфәт Хәким. – Министр булган өчен генә түгел. Миңа бик авыр вакытта, яшәү белән үлем арасында йөргәндә иң нык ярдәм итүче, минем өчен иң нык борчылучы кеше ул булды. Аңа рәхмәт әйтеп кенә бетерерлек түгел, аның аяк астында үрмәләп йөрсәң дә була. Шушы елларда биш мәдәният министры алышынды. Элеккеләре турында да кырт-мырт сүз әйтә алмыйм, ләкин бүгенге кебек министр дөньяда юктыр.       

Концерт өч сәгать антрактсыз барды. Андагы фәлсәфә, тирәнлек, уйланулар... Игътибарны бер генә минутка читкә юнәлтсәң дә, мөһим детальне күрмичә калырсың кебек. Уйланган кешегә бер «мозговой штурм» булды ул. Җырларының барысы да искиткеч, берсеннән берсен аерып куя торган да түгел. Зөлфәт абый «Нәрсә булды сиңа бүген?» җырының язылу тарихын да әйтеп үтте.

– Илһам каян килә дигән сүзләрне яратмыйм, белмим, аңламыйм. Кеше аны белсә, иҗат та итмәс иде. Ул эчтәге бер процесс инде. Мәсәлән, «Нәрсә булды сиңа бүген?» дигән җырны мин яшисе килмәгән вакытта, дөньядан ваз кичеп, каядыр качарга теләгәндә яздым. Ул халәтне илһам дип атап булмый бит инде. Ә ул җырга тиздән 40 ел була. Еллар узган саен ул җырны ныграк сорыйлар. Димәк, ул тыңлаучыга да, тамашачыга да якын. Бу минем күңел халәтем турындагы җыр, - диде Зөлфәт Хәким.

Яңа җырларына килгәндә, Германиядән дәваланудан кайтканда, самолетта язылган «Дюссельдорф – Казан» дигәне ошады, гомумән, яңа җырларының да киләчәге зур булыр кебек. Бер генә әйбер тешкә тиде – «Барс медиа» компаниясенең җитәкчелеге исеменнән котларга менгән Зарина исемле ханым татарча гайрәтне чигерерлек итеп сөйләде. «Сиңа озын гомер котлыйбыз», - дип тезеп киткәч, бөтен зал уфылдап куйды хәтта. Икенче юлы текстын яхшырак ятласын. 

Зөлфәт Хәким концертны «Хәерле көн» җыры белән тәмамлады, ахырга таба арып та китте кебек – тавышыннан да, хәрәкәтләреннән дә сизелде.

– Сентябрьдә кабат очрашырбыз, - диде соңыннан Гөлназ Сәфәрова, дәррәү басып кул чапкан тамашачыны өметләндереп.      

«Үзе җитеп бетмәде...»

«Мәкалә язылып беттеме?» – диде соңыннан янымда утырган абый, блокнотыма ишарәләп. Янымнан үтеп киткәндә аның фикерен сорамый кала алмадым. «Зөлфәт Хәкимнең җырларын яратам, ләкин концертта гел фәлсәфи җырлар гына тыңлап утыру – икенче төрле, бик җиңел түгел икән, ниндидер авыр энергетика тойдым», - диде ул.

Чыгып барганда юлыма хезмәттәшем – Энҗе Габдуллина очрады. Аның да фикерен сорадым.

– Зөлфәт Хәкимне балачактан ук беләм, «Телсез күке»не сөйләп бирә алам хәтта. Концерты була дигән көнне үк алып куйдым билетны. Гитаралы Зөлфәт Хәкимне көттем. Кызганыч, гитара күренмәде, тик концерт ошады. Зөлфәт Хәким ошагач, концертны нинди булса да ошый инде аның. Тик үзе генә җитеп бетмәде. Аның җырларын күп җырладылар, озак итеп әсәрләрен сөйләделәр. Шуңа күрә концертка түгел, иҗат кичәсенә охшап калды. Җырласын да җырласын иде үзе дигән фикер калды. 

Зөлфәт абый безгә бик тансык бит ул. Сагындырып кына чыга сәхнәгә. Өлкән буын да, урта, яшь буын да ярата торган шундый уникаль һәм тансык бердәнбер артист һәм язучы ул. Тагын карыйсы килеп калды, - диде Энҗе.

Монда безнең редакция тулаем җыелганмы соң, баскычтан төшеп барганда тагын бер хезмәттәшемне - Гүзәл Абдуллинаны очраттым. Күзләре бераз кызарган, концертта балавыз сыгып утырганга да охшап тора иде ул. Гүзәл дә Зөлфәт Хәкимнең фанаты икән. Ул аның иҗаты буенча диплом эше дә язган хәтта. 

– Зөлфәт Хәким белән мин якыннан студент чагымда таныштым. Бер ел тормышымны багышладым бит мин Зөлфәт абыйга! Курс һәм диплом эшен аның иҗаты буенча язган идем. Чаллыда яшәгән чак, Зөлфәт Хәкимнең үзен күрү чынга ашмас хыял кебек иде. 2019 елда Казанга күчендем, Тинчурин театры Зөлфәт Хәким әсәре буенча «Һәлакәткә бер адым» спектаклен куйды.

Анда Зөлфәт Хәким белән фотога төшү бәхетенә ирештем!

Бүген менә бер хыялым чынга ашты - мин аның концертында булдым. Аның җырларын ничек яратуымны әйтеп тә тормыйм инде... Зөлфәт абыйның җырларын мин күңелемнең кая барып бәрелергә белмәгән чакларында тыңлыйм. Тынычландыра, уйландыра, рәхәтлек бирә алар. Концертта ул җитмәде миңа, сәхнәдән аны җибәрәсе килмәде.

Үзем әрсезләрне яратмасам да, әйтәм әле - Зөлфәт Хәким белән дуэт яздырасым килә! – диде Гүзәл.

Гүзәлнең – танышу, минем интервью алу хыялымны тормышка ашырырга теләп, Зөлфәт Хәким янына сәхнә артына кереп киттек. Монда бөтен кеше җырчыга соклануын белдерә, чират торып фотога төшәләр, монда үзенә күрә бер эйфория! Бу юлы Зөлфәт абый белән сөйләшеп алдык, фикерләрен белдем, кызыклы гына әйберләр дә сөйләде. Ләкин мин аларның берсен дә сезгә яза алмыйм, җәмәгать. «Боларны язма, мин сиңа иркенләп интервью бирәм, сорауларыңны җибәр, очрашып сөйләшербез», - дип җөпләп куйды ул соңыннан. Һәрвакыттагыча инде. Менә сүзләренә ышаныргамы, юкмы инде хәзер…

Зөлфәт Хәкимнән афоризмнар

«Сиңа матур дисәләр, димәк, син матур. Син ямьсез дисәләр, димәк, син бик матур»,

«Затлы әйбер тутыкса да кыйммәт була. Затлы кеше картайса да әйбәт була»,

«Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр»,

«Кайберәүләр шуның кадәр күп сөйләп, бер сүз дә әйтә алмый китәләр»,

«Каракның бүреге яна, диләр. Дөрес түгел. Каракның бүреге яңа»,

«Эгоистларның барысын да җыеп, берәр утрауга илтеп ташларга иде. Бер генә нәрсә куркыта – ничек яшәрмен мин анда»,

«Музейдагы чүлмәк кисәкләре кайвакыт минем бәрәңге бакчасында да килеп чыга»,

«Бер кеше дә паспорт фотосындагы кебек үк ямьсез түгел»,

«Агымга каршы йөзсәң дә, елга юлы шул ук кала. Кайларга гына йөзсәм дә, ул гел үзенчә ага».

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 23 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бик дөрес эшли интервью бирмичә.Чөнки сез, журналист халкы, күп вакыт ишеткәнегезне- урысча әйтәм инде- любите переворачивать с ног на голову.Кайчак мактап язасыз-язасыз да, бер мичкә балга бер кашык дегет салып куясыз. Аннан китә инде кирле-кирәкмәгән комментарийлар. Зөлфәт Хәким минем өчен маяк ул: авыр вакытларда мин аның әсәрләрен укып, җаныма ниндидер тынычлык табам.Бик аз аның кебек дөньяны аңлап, акны ак дип, караны кара дип язучылар.
  • 26 апрель 2022
    Исемсез
    Бая әйттем бит әле: концертны сөйләп чыгу модасы дип. Бу юлы да шулай. Ләкин бу юлы миңа бу язма ошап куйды хәтта: чөнки Зөлфәтнең концертына барасым килеп тә, барыбер бара алмас идем - Казаннан ерактарак яшим, Башкортстанда, ә болай концертны караган кебек булдым. Минем шикелле Зөлфәткә гашыйк дурочкалар күп икәнс әле дә дип тә уйлап куйдым аннары...Талантлы кеше шулай инде ул : үзенә гашыйк иттерә, ә үзе берәүне дә чынлап ярата алмый. Чөнки талантының нәтиҗәсен алга куеп яшәүчеләр, гадәттә, чиктән тыш эгоист булалар...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100