Камил хәзрәт Сәмигуллин: Намаз – җәннәт ачкычы ул

10 Августа 2017

Укылган: 324 тапкыр

Намаз исламның икенче баганасы санала. Мөселман кешесе көн саен биш вакыт намаз (иртәнге, өйлә, икенде, ахшам, ястү) укый. Намаз ялгыз гына да, күмәкләшеп тә укыла. Җомга намазын мәчеттә уку мәслихәт.
Әлеге мәкаләдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге тема буенча төп сорауларга җавап бирә.

Исламда үзенең әһәмияте ягыннан иманнан соң икенче урында торган намаз хиҗрәткә кадәр, Мәккәдә Мигъраҗ кичәсендә мәҗбүри шарт итеп куела. Күмәкләп укыла торган намазга имам җитәкчелек итә, гыйбадәт кылучылар аның артына рәт-рәт булып тезелә. Хатын-кызлар аерым бүлмәдә намаз укый яки ир-атларның артына баса. Гыйбадәт кылган вакытта сөйләшергә, көләргә, ашарга-эчәргә (һ.б.) ярамый. Авырулар һәм инвалидлар, физик мөмкинлекләренә карап, утырган, яткан килеш яки күңелдән дога укый.

Намаз уку кемнәр өчен мәҗбүри?
1) Мөселманга.
2) Үз акылындагы кешегә.
3) Балигълык яшенә җиткән кешегә.

Намазның шартлары

Намазның 6 шарты бар:

1) Хәдәстән тәһарәт − кече һәм олы тәһарәт алу юлы белән, шулай ук тәяммум ярдәмендә тәнне пакьләндерү.

2) Нәҗестән тәһарәт − кешенең тəнендə һəм киемендə, намаз укыйсы урында гыйбадәтне боза торган пычрак булса, шуларны чистарту.

Нәҗес ике төрле була:
а) Зур нәҗес. Бу – алгы яки арткы юлдан бүленеп чыккан нәрсәләр, кан, шәраб һәм дуңгыз ите. Каты нəрсəлəрнең - 3 грамм тирәсе, сыекларының уч төбеннəн артык булуы намазны боза.
б) Кече нәҗес. Ите ризык буларак кулланыла торган хайваннарның, шулай ук кыргый кошларның тизәге. Бу нəҗеслəр тəннең яки киемнең дүрттəн бер өлешеннəн артып китсә, намаз бозыла.

3) Сәтри гаурәт − тәннең гаурәт саналган өлешләрен каплау.
Ир-атларның кендектән тезгә (тезләрнең үзен дә кертеп) кадəрге өлеше, хатын-кызларның исә йөзе, кул чуклары һәм үкчәдән тыш, тәненең бөтен җирләре гаурәт санала.
Ир-атның гаурәтен, балигълык яшенә җиткәннән соң, аның хатыныннан кала беркем дә (шул исәптән әти-әниләре дә) күрергә тиеш түгел.
Хатын-кызның гаурәт җирләрен, иреннән кала, бер генә ир-ат та күрергә тиеш түгел. Әмма хатын-кыз кияүгә чыга алмый торган ир-атлар (әтисе, бабасы, абыйсы яки энесе, бертуганының улы), шулай ук башка гүзәл затлар аның тәненең тездән түбән һәм күкрәктән югары өлешләрен күрә ала.

4) Истикъбәли кыйбла − кыйблага (Кәгъбә) карап намаз уку.
Кәгъбә – Мәккә шәһәрендәге Мәсҗид әл-Хәрәмнең уртасында урнашкан, мөселманнар өчен изге бер бина. Намаз укырга ниятләгән мөселман Кәгъбәгә борылырга тиеш. Мәккәдә Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ туган, Мәдинә шәһәрендә җирләнгән. Кәгъбә өстендә, һавада Бәйтүл-Мәгъмур дип аталган урын бар, җитмеш мең фәрештә көн саен аның тирәли әйләнеп чыга.
Атта яки дөядә, автобуста, очкычта хәрәкәт иткәндә нәфел намазын (шулай ук зур ихтыяҗ булганда фәрд намазын да) барган уңайга укырга мөмкин.

5) Вакыт, ягъни намазның билгелəнгəн сəгатьлəре. Вакыты җитмичә укылган намаз дөрес дип саналмый. Әгәр фәрд намазы яки ваҗиб намаз үз вакытында укылмаса, ул бурыч сыйфатында кайтарылырга тиеш.

6) Ният, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен намаз укыячагыңны һəм нинди намаз укыячагыңны күңелдəн белү. Тел белəн əйтеп тə, күңелдəн ниятең булмаса, намаз дөрес дип саналмый.

Намаз кайсы вакытта укыла?

1) Иртәнге намаз. Иртәнге намаз таң атканда, ягъни офыкта якты сызык пәйда булу белән башлана. Намаз вакытларында ул имсак (сәхәрнең тәмамлануы) дип атала. Итртәнге намаз вакыты кояш чыгу белән тәмамлана.
Башка барлык намазларда, иртәнгесеннән кала, намаз вакыты чыкканчы тәкбир әйтергә өлгерсә, кеше намазга өлгергән дип санала. Әмма иртәнге намазны укыганда аны кояш чыкканчыга кадәр тәмамларга кирәк.

2) Өйлә намазы. Өйлә намазы кояш зенитка җиткәч һәм әйберләрнең күләгәсе кыскаргач башлана. Әйберләрнең күләгәсе аның озынлыгыннан ике мәртәбә артып киткәч, өйлә намазы тәмамлана.

3) Икенде намазы. Әлеге намаз өйлә намазы тәмамланган вакытта башлана һәм кояш баеганчы дәвам итә.

4) Ахшам намазы. Ахшам намазы кояш батуга башлана һәм шәфәкъ алсулыгы юкка чыгу белән, ягъни караңгы төшкәч тәмамлана.

5) Ястү намазы. Ястү намазы ахшам намазы тәмамланганнан соң башлана һәм таң атканчыга кадәр дәвам итә. Әмма ястү намазын төннең икенче яртысына калдыру мәкруһ гамәл (тыелган эш) санала.

Киләсе мәкаләдә намазның башка мәкруһлары турында сүз барачак.

КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИМАН НӘРСӘ УЛ?
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИСЛАМ ДИНЕНДӘ ДҮРТ ӨЛКӘН ФӘРЕШТӘ БАР
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИЗГЕ КИТАПЛАРГА ИНАНУ – ИМАННЫҢ ӨЧЕНЧЕ БАГАНАСЫ
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ПӘЙГАМБӘРЛЕК – АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘДӘН БҮЛӘК

Фикерләр








Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Гает һәм җомга – бәйрәм хисе белән укылучы намазлар

Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәте белән шундый вакытларны билгеләде ки, ул вакыт аралыгында гыйбадәт кылган өчен савап берничә мәртәбәләр артык була. Җомга намазы һәм гает намазлары нәкъ менә шундый вакытлардан.

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Намаз – җәннәт ачкычы ул

Намаз исламның икенче баганасы санала. Мөселман кешесе көн саен биш вакыт намаз (иртәнге, өйлә, икенде, ахшам, ястү) укый. Намаз ялгыз гына да, күмәкләшеп тә укыла. Җомга намазын мәчеттә уку мәслихәт.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла