Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасында йоклап яткан сабыйны үтергән кешене дәваларга озаталар

Нарьян-Мар шәһәрендә урнашкан бакчага көндезге йокы вакытында 36 яшьлек җинаятьче сакчы аша узып керә.

news_top_970_100
Балалар бакчасында йоклап яткан сабыйны үтергән кешене дәваларга озаталар

Нарьян-Мар шәһәрендәге балалар бакчасында алты яшьлек малайны суеп үтергән ир-атны үз акылында түгел дип тапканнар. Хәзер аны мәҗбүри рәвештә дәвалауга озаталар. Бу турыда Архангельск өлкәсе һәм Ненец автономияле округы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сказка» балалар бакчасындагы 2019 елның 31 октябрендә фаҗига булды. Йокы вакытында бакчага кергән 36 яшьлек ир-ат сабый малайны суеп үтерде.

«Балам идәндә ята, мендәре кан эчендә»: Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында йоклап яткан алты яшьлек сабыйның анасы сүзләрен язган идек.

Денис Поздеев исемле җинаятьче психиатрда хисапта торган, наркомания һәм алкоголизмнан дәваланган. Сабыйны кадап үтерүченең бинада йөргәнен видеокамера төшереп алган. Экспертиза нәтиҗәсе буенча, ир-атны мәҗбүри дәвалау кирәк.

Тәрбияче бу ир-атны туктатмакчы була, ләкин ул хатынны этеп җибәрә, караватларның берсе янына килә.

Икенче тәрбияче ярдәм сорарга йөгерә. Няня сакчыны алып килә, хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр «куркыныч төймәсе» нә баса. Ләкин бу вакытта җинаятьче алты яшьлек баланың муенына пычак кадарга өлгерә инде. Бала һәлак була.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре үтерүчене тоткарлый, полиция килгәнче җибәрмичә тотып торалар. Сорау алган вакытта ул гаебен таный, гафу үтенә, алдагы көнне аракы эчүен әйтә.

Балалар бакчасында эшләүче сакчыга — шәхси сак оешмасы хезмәткәренә дә гаепләү белдерелгән. Аны тоткарлаганнар. «Святогорь» компаниясе хезмәткәре үз гаебен өлешчә таный. 35 яшьлек сакчы сүзләренчә, ул яхшылап белешмичә генә, Поздеевны бакчага керткән. Ләкин ул бу ир-атны бер баланың атасы дип уйлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100