Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласын тапканда вафат булган Диләнең иренә ярдәм җыю оештырылган

Арча районы сайтында Радик Фәтхуллинга ярдәм кирәклеге турында язганнар.

news_top_970_100
Баласын тапканда вафат булган Диләнең иренә ярдәм җыю оештырылган

21 ноябрь көнне Биектауда яшәүче Дилә һәм Радик Фәтхуллиннарның күптән көткән игезәк кызлары туа. Әмма яшь әни үз кулында балаларын сөя алмый. Ул аңын югалта һәм 22 ноябрьдә үлә. Бу гаилә хакында Арча районы сайты яза.

"Ул Арча районы Шура авылында туган. Аны һәм кыз туганы Ләйсәнне яшьли язмыш сынаган: әтиләре авырып киткән һәм вафат булган, берничә елдан әнисе дә үлгән. Кызлар үзләре генә калган.

Ләйсән гаиләсе белән Биектауда төпләнгәч, гаилә тормышы барып чыкмаган Дилә улы Әмирхан белән Биектауга килеп, эшкә урнашкан. Язмыш аны Радик белән кавыштыра, Дилә тагын әни була. Әмма аларга бергә балалар үстерергә насыйп булмаган. Хәзерге вакытта Диләнең гаиләсе арендага алган фатирда яши, үз фатирлары мәсьәләсе хәл ителмәгән. гаилә башлыгының бер үк вакытта торак мәсьәләсен хәл итәргә дә, гаиләне тәэмин итәргә дә мөмкинлеге юк. Ләйсәннең үз гаиләсе. Ул бер минутка да кыз туганы гаиләсен игътибарсыз калдырмый, балаларны тәрбияләүдә төп ярдәмче.

Безнең якташыбыз Дилә ярдәмгә мохтаҗ. "Безнең якташларыбыз булдыра алганча ярдәм кулы сузса, бик рәхмәтле булыр идек", - ди Ләйсән Мортазина.

Игелек кире кайта. Тамчыдан күл җыела. Әйдәгез, ярдәм итик, дип яза сайт.

Муртазина Лейсан Динаровна.

Номер счета 42307810262160122312 отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО СБЕРБАНК

БИК 049205603

кор. сч. 30101810600000000603

ИНН 7707083893

КПП 165502001

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100