Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова «Барс Медиа»га : «Алай кеше башыннан йөрергә ярамый»

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова, Ландыш Нигъмәтҗановага теләктәшлек белдереп, Инстаграм сәхифәсендә чыгыш ясады.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова «Барс Медиа»га : «Алай кеше башыннан йөрергә ярамый»
"Татар-информ" архивы

Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграм аккаунтында видео урнаштырып, «Барс Медиа» ширкатендәге вәзгыять һәм аннан ни өчен үзе генә түгел, бик күп артистларның китүен сөйләде.

Әлеге хәбәр, аяз көнне яшен суккандай кабул ителде. Ландышка бергә сәхнә тоткан коллегаларыннан Ильмира Нәгыймова һәм Фирдүс Тямаев да теләктәшлек белдереп чыгыш ясады.

Шулай ук «Барс Медиа» татар медиа төркеменең 21 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе булган Марат Гәрәев та «Татар-информ»га ширкәттәге вәзгыять турында ачыклык кертте.

31 гыйнвар көнне Ландыш Нигъмәтҗанова исә, ире Фәрит Таишев белән бергә журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәреп, ни өчен ширкәттән китү адымына баруын әйтте.

Инде Ландыш Нигъмәтҗановага теләктәшлек белдереп, үзенең Инстаграм сәхифәсендә популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да чыгыш ясады.

«Соңгы вакыттагы хәлне Ландышның үзенә пиар ясавы дип уйлыйлар. Юк, Ландыш үзенә пиар ясамый. Бу — чынбарлык хәл», ди Илсөя. Ул беркайчан да «Барс Медиа» ширкатендә тормаса да, үзенең дә элегрәк әлеге оешма белән матур гына эшләп килгәннәрен, төрле солянка концертларга чакырганнарын, тик ике ел элек мөнәсәбәт үзгәргәнен әйтте. Үзен төрле концертлардан «кисеп» калдырсалар да, игътибар итмәгәнлеген җиткерде.

Шулай да әлеге компания белән бәйле бер вакыйга бик кимсетте, дип искә ала Илсөя. Җырчы берничә чакрым ераклыкта концертлар куеп йөргәндә, «Татар радиосы»ның элеккеге җитәкчесе Айваз Садыйров шалтыратып, бәйрәм уңаеннан бик хөрмәтләп туры эфирга чакыра. «Мин тиле хатын, бала-чага кебек ышанып, рульгә утырып, кайтып киттем Казанга. Компания белән эшлибез бит, җитмәсә хөрмәтләп чакырдылар, бит дип уйладым», ди ул.

Ләкин, икенче көнне аны радиога кертмәгәннәрен, бу хәлнең бик тә күңеленә тиюен сөйли Илсөя. Соңрак үзенә билгеле булганча, җырчының эфирга килүен Динә Маратовна хупласа да, нишләптер бу Иркә ханымга охшамаган. «Юк ул эфирга килмәячәк. Мин шулай телим», дигән.

«Мин моны ялганламыйм, дәлилли торган кешеләрем бар, бүгенге көндә, ди Илсөя. — Ничек инде зур корпорацияләр белән идарә итә торган кешеләр, шундый сүзгә таянып, юк кына адымнар ясый алалар», дип тә өстәп куя, гаҗәпләнеп.

«Кадерлеләрем, «Барс Медиа» компаниясе булмаганнан миңа бернәрсә дә булмаячак. Аллага шөкер, бүгенге көндә мин беркемгә дә буйсынмыйм.

Мин аларның шәхси тормышларына да кысылмыйм. Теләсә нәрсә эшләсенәр шунда, тик миңа гына кагылмасыннар. Мин дә яшәргә тырышып йөри торган кеше. Минем дә фикерем бар. Алай кеше башыннан йөрергә ярамый.

Мин аларның шәхси тормышларына да кысылмыйм. Теләсә нәрсә эшләсенәр шунда, тик миңа гына кагылмасыннар. Мин дә яшәргә тырышып йөри торган кеше. Минем дә фикерем бар. Алай кеше башыннан йөрергә ярамый», ди Илсөя Бәдретдинова катгый итеп.

Үзенең элекке «Барс Медиа» ширкатенең янып, дөрләп эшләп торган чагын сагынып куйганлыгын да әйтә.

Соңгы көннәрдә «Барс Медиа» турында барган төрле имеш-мимешләрдән хәбәрдар булган инстаграмчылар туры сүзле Илсөяне хуплап, үзләренең фикерләрен калдырганнар.

«Молодец, Илсөя ханым, шулай туп-туры йөзләренә карап? дөресен әйткән өчен»;

«Илсөяне туры сүзе өчен яратам»;

«Менә сиңа мә! Илсөя, хөрмәтем 100 тапкыр артты. Шулай итеп, туры, аңлаешлы телдә дөресен бәреп әйтү барысына да бирелми! Вот ичмасам мишәрлек! Молодец! Рәхмәт сиңа! Син ут хатын, көчле энергетика»;

«Һәрбер сүзеңнән каз тәне чыкты»;

«Дөрес, бу өч көнлек тормышта матур яшәргә кирәк»;

«Мишәрлек кенә түгел, кешелеклелек булу мөхим. Синең кебек чын кешеләр күбрәк булсын иде. Зинһар, тату булып яшәргә язсын».

Элекке «ХАТ» төркеме артисты да, әлеге вәзгыятькә бәйле фикерен калдырган. «Дөрес әйтәсең, Илсөя! «Барс Медия» безне, «ХАТ» торкемен дә, 2004 елда ук радиодан алып атты. Радиодан гына түгел, безнең апрельда «Пирамида»да «Төнге диджей» дигән икенче альбомның тәкъдим ителеше булырга тиеш иде, безне анда да үткәртмәделәр. Концертка бер атна калган иде, алып аттылар!», дип язган ул.

Нәрсәнең нәрсә булуын бик аңлап бетермәгән бер ханым, Илсөягә мактаулы исемне бирмәү сәбәбен дә әлеге хәлләр белән бәйләгән.

«Менә, Илсөя апай, сәбәбе нәрсәдә икән сезгә исем бирмәүләрнең. Иркә хәл итә икән барысын. Ә мин азапланып язып йөрим бөтен җиргә», - дип язганга каршы Илсөя: «Юк, анысын Иркә хәл итми», ди.

Әлеге теләктәшлекне күреп алган Ландыш Нигъмәтҗанова да сәхнәдәшенең бу адымын бәяләп: «Чын кеше!» дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100