Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Татар җырында Салават, Гүзәл Уразова белән дуслашып чыгыш ясаячак

Гүзәл Уразова Элвин Грей белән килеп чыккан гауганы инде онытылган дип әйтте.

news_top_970_100
Элвин Татар җырында Салават, Гүзәл Уразова белән дуслашып чыгыш ясаячак
Солтан Исхаков

Элвин Грей "Татар җыры"нда Салават Фәтхетдинов белән дә, Гүзәл Уразова белән дә дуслашачак. Бу хакта ул "Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

- Элвин Грей: Ул (гаугалар турында сүз бара) уйланып табылмаган бит. Нәрсә дип әйтим? Быел елмаеп кына, шым гына сәхнәгә чыгып җырларбыз.

- Өчегезме? Салават абый, Гүзәл Уразова, Элвин Грей? - дип сорадылар аннан.

- Элвин Грей: Бик шәп булыр иде!

- Сценарийда андый номер юкмы?

- Гүзәл Уразова: чыннан да ул махсус уйлап чыгарылган әйберләр түгел, очраклы рәвештә килеп чыккан очраклар булды. Һәм инде онытылгандыр ул.

Чыннан да “Татар җыры” фестивале дәрәҗәле фестиваль, шау-шу куптара торган әйбер түгел. Бөтен Рәсәйдән, чит илдән килгән тамашачылар матурлыкны, татар җырын ишетеп кайтып китәргә тиешләр. Шуңа күрә, миңа калганда һәрбер артист үз урынында һәм үзенең иң популяр җырын башкарса, шуннан да зур бүләк булмас алар өчен.

Элвин Грей белән Гүзәл Уразованың бәхәсе "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын ачыклау буенча килеп чыкты.Элвин Грей 2018 елның октябрендә Инстаграм челтәрендә җырчы Гүзәл Уразованы караклыкта гаепләгән язма чыкты. Ул "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерүдә җинаять билгеләре бар дип язды. Уразова исә үзенең җырны урламавын әйтте, Элвин Грейның үзен гаепләде.

Салават Фәтхетдинов Элвин Грейның җырларын кабул итә алмавын әйткән иде. "Моның халыкка нәрсәгә кирәк икәненә аптырыйм мин", - дигән иде ул аның җырлавы хакында. Бер артист та бер-берсен яратмый, дип бәяләде моны башка җырчылар.

Ә күптән түгел Салават Фәтхетдинов Элвин Грей белән очрашып исәнләшкән һәм алар кул да кысышкан булып чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100