Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның беренче хатыны Дилә Нигъмәтуллина: «Ахирәтләрем иремне өйләндерә»

Композитор һәм аранжировкалар остасы Марат Мухин кәләше Гөлия Вәлиәхмәтова белән бер ай элек никах укыткан иде. Инде яшьләр шимбә көн гөрләтеп кызыл туйларын үткәрде.

news_top_970_100
Марат Мухинның беренче хатыны Дилә Нигъмәтуллина: «Ахирәтләрем  иремне өйләндерә»
https://www.instagram.com/p/B6D9F5PHghg/

Мәхәббәтләрен законлаштырулары белән котларга яшьләрне якыннары белән беррәттән шоу-бизнес йолдызлары да җыелган иде.

Социаль челтәрләрдәге туй фотоларын күреп Марат Мухинның беренче хатыны — җырчы Дилә Нигъмәтуллина да үзенең Инстаграм битенә: «Бик мәзәк әлбәттә: иң якын ахирәт кызларым минем элекке иремне өйләндерә. Хәтта барлык „женсовет“ җыелган. Тормыш ул менә шундый кызык нәрсә. Ләкин шулай да, иң ихлас йөрәктән котлыйм сезне!», — дип пост язып элгән.

Диләгә теләктәшлек белдереп берсе «Димәк алар алгы сызыкта булып, барысын да дөрес итеп сөйләчәкләр», — дип котыртса, икенчеләре «Кызының атасы һәм элекке ире булса да, якын кешесен бернигә дә карамый котлау — бу бит бары тик зирәклеклек билгесе», — дип хуплый.

Тагын бер хатын-кыз «Кешеләргә бары тик фаҗига гына кирәк. Менә сезгә сериал төшерергә әзер сценарий. Янәсе, элекке ире өйләнгән, иптәш кызлары – сатлыкҗаннар, ә Дилә смартфоны өстенә кайгыдан күз яшьләрен түгеп, кухняда ялгызы аракы чөмереп утыра. Зирәк булу, бер-береңне хөрмәт итү, тату яшәү — бу бит бөтен кешегә дә бирелмәгән. Кешегә драма булсын», — дип яза.

«Безнең әни дә әтинең беренче хатыны белән дус-тату яшәде, бер әйбер бүлмәделәр дип беләм, картайгач кунакка йөрештеләр, сез дә дус яшәгез, барысы көнләшерлек итеп», — дип киңәшен җиткерә җырчыга олы яшьтәге ханым.

Бөтен гыйбәтләргә урын калдырмас өчен Дилә соңыннан «Абыем Булат та туйда бит. Минем әйтәсе килгән сүзем бөтенләй башка иде. Безнең мөнәсәбәтләр барысы да үз урынында һәм без Марат белән яхшы мөгамәләдә. Бернигә дә карамый без бергәләп иҗат итәбез, Иптәш кызларым да аның белән аралаша. Минем уйлавымча бу — бик гадәти нәрсә!» — дип җавап биргән барлык язылучыларына

Язганыбызча, тырнак астыннан кер эзләргә яраткан социаль челтәрләрдә утыручылар Марат Мухинның никахыннан соң аның адресына да бик күп пычрак атты. Алар аның өйләнүен аңлап бетермичә, «Көтелмәгәндә булды бу. Вот тебе на. Бу ирләр хатын алыштыруны, бала ятим калуны нигә дә санамыйлар», дигән сүзләр белән Дилә Нигъмәтуллинаны һәм кызы Сәфинәне ташлап китүдә гаепләп, бик күп тискәре фикерләр язган иде.

Марат та, Дилә үзе дә «Безнең тормышка белер-белмәс тыкшынмасагыз иде!», дип катгый рәвештә үз фикерләрен җиткереп, бу бәхәскә нокта куя алды.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100