Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шатлыктан елыйм»: Лилия Сәләхетдинованың шартлаган коляскасы урынына яңасы кайткан

Узган елның декабрь урталарында Лилиянең инвалид арбасы аккумуляторын тулыландырыр өчен токка тоташтырган вакытта шартлаган иде.

news_top_970_100
«Шатлыктан елыйм»: Лилия Сәләхетдинованың шартлаган коляскасы урынына яңасы кайткан
"Татар-информ" архивы

«Ярдәм» мәчете проектларының кураторы һәм шул исемдәге дәвалау-белем бирү реабилитация үзәге җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның Инстаграм сәхифәсендә сөенечле хәбәр барлыкка килде. Тумыштан ук җитди авыруы аркасында хәрәкәт итә алмаган кыз яңа инвалид коляскалы булган.

Узган елның декабрь урталарында Лилиягә биш ел буе тугъры хезмәт иткән коляскасы шартлаган иде. Бу хакта «Интертат«та хәбәр ителде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сегодня #деньпраздник Взрыв, который произошёл в конце прошлого года, лешил меня удобной коляски. Слава Всевышнему, что работаю в @fond_yardem Ведь именно через них и благодаря добрым людям как вы, у меня теперь есть замечательное средство передвижение. Спасибо Вам всем! @rishattimer Рэхмэт, алтыным за терпение и заботу! Ведь все тяжести от неудобств ложатся на твои сильные руки. #инвалиднеприговор #коляскамойтрон #неимейсторублейаимейстодрузей #счастьеесть #люблюжизнь

Публикация от Лилия Тимергалеева (Салах) (@liliyatimergal)

Шагыйрә аны аккумуляторын тулыландырыр өчен токка тоташтырып калдырган булган. Ул чакта шартлауның сәбәбен төрлечә юраганнар иде. Лилия фаразлавынча, Мәскәүдән Казанга кайтканда колясканы самолетка урнаштырган чакта зыян салган булырга мөмкиннәр. Чөнки куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау йөзеннән, колясканы сүтәргә туры килгән.

Әлеге күңелсез хәбәрне ишеткәннән соң, Лилиянең виртуаль дуслары теләктәшлек һәм ярдәм йөзеннән акча җыя башлады. Соңрак ул дусларына рәхмәтен белдереде һәм коляска алырга ярдәмнең бер өлешен республикабыз җитәкчелеге күрсәтәчәген әйтте.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Почему у меня начались посты однообразные и какие то сухии? Причина #взрыв Самое настоящее! #инвалиднаяколяска которая служила мне верой и правдой целых #пять лет попросту взорвалась и пришла в негодность ? Благо в том, что это ситуация не кому не повредила. Всё живы и здоровы, Аллага шокер. Это очередной #урок для меня а Вам от меня совет: не пытайтесь чинить если коляска один раз Вас уже подвела и ни когда не оставляйте электроприборы воткнутыми в розетку, тем более после ремонта. У меня сейчас есть электроприводная коляска но она не складывается и кроме ларгуса и автобусов ни куда не влезает. Ездить куда либо стало гороздо сложнее. Берегите себя и близких Вам людей! #инвалиднеприговор #испытание #коляскамойтрон #armed FS108LA ? RS: У меня ещё есть предположение, что коляску повредили в аэропорту #аэропортвнуково✈️ когда возвращалась с Москвы в Казань. Я сотрудников неоднократно просила не разбирать коляску на время полёта, так как аккамулятор гелевый и не опасный но его разобрали без моего разрешение! И я так понимаю не правильно присоединили контакты, всвязи с чем и произошёл этот взрыв, когда я его поставила на зарядку.

Публикация от Лилия Тимергалеева (Салах) (@liliyatimergal)

«Шатлыктан елыйм. Мин сезгә бик рәхмәтле. Сез чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр. Аллаһы Тәгалә сезнең тормыш юлыгыздагы кыенлыкларга да җиңеллек бирсен», дигән иде ул чакта Лилия ап-ак карга «Рәхмәт» дип язып.

Һәм ниһаять, танылган шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Лилия Сәләхетдинова Инстаграм челтәрендә үзенең шатлыгы белән уртаклаша. Хәрәкәтләнер өчен уңайлы булган көтелгән коляскасы кайтып җиткән.

«Бүгенге көн бәйрәмгә тиң. Аллаһыма һәм „Ярдәм“ фондына мең рәхмәтле мин. Сезнең кебек изге кешеләр булышлыгы белән мин тагын уңайлы булган хәрәкәтләнү чарасына ия булдым», — дигән ул.

Аерым рәхмәтен ире Ришатка да белдергән. «Түземлегең һәм кайгыртуың өчен рәхмәт, алтыным! Минем белән булган барлык уңайсызлыклар синең көчле кулларга ята бит», дип язган Лилия.

Инстаграм сәхифәсендә яңа коляскалы булуы белән Лилияне чын күңелдән котлыйлар.

«Тимер атың гомерле булсын, тугры хезмәт итсен»;

«Игелекле булсын, үзеңә туздырырга язсын»;

«Яңа машинаңның рәхәтен күреп йөрергә язсын», — дип язганнар инстадуслары.

«Татар-Информ» язып чыкканча, Лилия белән Ришат Тимергалиевлар күптән түгел «Беренче канал»да бара торган «Ирләр/хатын-кызлар» тапшыруына да барып, үзләренең гаилә кору тарихын сөләп кайтканнар иде. Шул вакытта тапшыруны алып баручы Александр Гардон аларның кайда торганлыгы белән кызыксынды. Үз тораклары булмавын, шулай ук бала алып үстерү теләкләре дә булуын белгәч, ул тапшыру аша Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, әлеге гаиләне тораклы итү җаен күрүне сорады.

«Хәлләре гадәттән тыш булу сәбәпле, алар өчен искәрмә дә ясарга мөмкин булыр дип өметләнәм. Без сезнең ярдәмгә бик ышанабыз. Рәхмәт!» — диде Гордон.

Әлеге мөрәҗәгатьтән соң, бу мәсьәлә республика җитәкчесе тарафыннан өйрәнеләчәк, дип белдергән иде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100