Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова Элвин Грейның «Барс Медиа»ны яклавы белән килешмәвен әйткән

Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова Инстаграм битендә иҗат юлына беренче баскан адымнары турында яза.

news_top_970_100
Эльвира Хамматова Элвин Грейның «Барс Медиа»ны яклавы белән килешмәвен әйткән
Салават Камалетдинов

Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграм аккаунтында видео урнаштырып, «Барс Медиа» ширкатендәге вәзгыять һәм аннан ни өчен үзе генә түгел, бик күп артистларның китүен сөйләде.

Әлеге хәбәр, аяз көнне яшен суккандай кабул ителде. Ландышка бергә сәхнә тоткан коллегаларыннан Ильмира Нәгыймова һәм Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һ.б. артистлар, теләктәшлек белдереп, чыгыш ясады.

Шулай ук «Барс Медиа» татар медиа төркеменең 21 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе булган Марат Гәрәев та «Татар-информ»га ширкәттәге вәзгыять турында ачыклык кертте.

31 гыйнвар көнне Ландыш Нигъмәтҗанова исә, ире Фәрит Таишев белән бергә журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәреп, ни өчен ширкәттән китү адымына баруын әйтте. Элвин Грей исә «Барс медиа»дагы гауганың сәбәпчесе дип Радик Артемьевны атады. Эльвира Хамматова да, Ландышка теләктәшлек йөзеннән, үз фикерләрен белдерергә булган. Аның фикеренчә, «Барс медиа"ның элекке генераль продюсеры Радик Артемьевка «яла ягалар».

«Башлагач, әйтеп бетерик инде!

Эстрада да булган соңгы хәлләрне сез генә түгел, без дә күзәтәбез! Ландыш Нигъматҗанованың видеосына кушылып шактый гына артистлар үз фикерләрен җиткерделәр. Мине бу хәлләр читләтеп узды, чөнки 2014 елда мин компаниядән киттем. Тик менә Элвин Грейның «тузга язмаган» постыннан соң (язма) мин дә бу хәлләрдән читтә кала алмадым!

2004 нче елда «Барс Медиа» компаниясе оештырган кастингта 200 кеше арасыннан сигезен сайлап алып, зур хезмәт куйдылар! Ә мине Балык бистәсенең Социаль яклау бүлегендә эшләп йөргән җиремнән, тавышым үзенчәлекләрен ишетеп, тоеп продюссерым — Артемьев Радик Иванович, иҗат юлымны «бер тиенсез» башларга ярдәм итте. Популяр җырчы итте! (андый язмышлы җырчылар күп).

Мин эстрадага 2007 нче елда «Ел ачышы» номинациясе белән килеп кердем. Ул вакытта яңгыраган «үлмәс хитым"(«Яшьли сөйгән ярым») продюсерым дөрес сайлап тәкъдим иткән җыр! Гап-гади 19 яшьлек кыздан бәлки нидер өмет иткән диярсез… тик бу миңа кагылмый!

Иң беренче очрашуга ук әнием миңа ияреп барып, Радик Ивановичка: «Безгә сәхнә арты „пычраклары“ кирәкми, зур акчаларыбыз да юк, артист ясый аласыз икән — эшләгез», — диде. Ул аңа каршы: «Апа, мин сезне аңладым, мин аны юкка гына сайламадым, киләчәге өметле», — диде.

Минә шушы рәвешле дөрес башланган продюсер һәм артист арасындагы мөнәсәбәтләр бу!

Радик Ивановичны хәзерге вакытта әллә нинди «язмыш уеннарында» гаепләп, тамашачының башын бутап игътибарны башкага юнәлтергә тырышалар! Әлеге кешенең өстенә ялган ялалар якканчы, ул әлеге компаниядә күпме йолдызлар кабызганын, никадәр талантлар ачканын, куйган хезмәтен белү өчен, ким дигәндә, «Барс Медиада» 7 ел эшләргә кирәк дип саныйм мин. Ә мондый язып тоттырган хатны, Элвин Грей, кем дә җиткерә.

«Барс Медиа» җырчыларын брендка (бу минем фикерем!) әйләндергән, чөнки кайда гына чыгыш ясасак та, кыяфәт тә, костюмнар да каралган, сайланган, бер съемкада киеп төшкән сәхнә костюмы башка кабатланмас, тере тавышка бары үз җырчыларын күчереп өйрәтергә тырышкан, компанияне яңа дәрәҗәгә, гастрольлләрне чит төбәкләргә чыгарган, үзе һәрвакытта кырыйда кала белгән Радик Иванович ул!

Җиде ел эшләп контрактым беткәч, 2014 нче елда «контрактны озынайтмыйм — аерылдым, акча кирәк, концертлар ясарга кирәк», — дигәч тә: «Аңлыйм, ирексезләмим, моннан мин дә китәргә мөмкинмен. Ярдәмем кирәк булса, мөрәҗәгать ит», — диде!

Мин аны идеаль кеше димим, җитешсез яклары булгандыр, тик ул үз эшенең остасы — профессионал! Минем аңа рәхмәттән кала башка сүзем юк. Аннан манипулятор ясамагыз, яхшылыкларын искә төшерегез!

«Барс меда» ның элекке җитәкчелеген дә, матур иҗат иткән ул көннәрне бик сагынам. «Мәхәббәт уеннарын ишетеп кенә беләм», тик бу хәлләрдән зыян күрүчеләр бик күп!

Мин бердәмлек һәм дөреслек яклы! Ландыш Нигъмәтҗанова башлап, әлеге эшкә керешкән икән, димәк, башкалар да курыкмыйча үз сүзләрен әйтергә тиеш, читтә генә «чәйнәшергә» түгел! Бу минем фикерем һәм үз тормышымнан», — дип язган Эльвира Хамматова.

«Элвин Грейның бу язмасы теге „җырчыны“ яклап язуы гына. Тем более үзе язган тугел (аның башы җитми мондый „акыллы“ текст язарга). Бергә дуэт җырлый торган „җырчыны“ якларга тырышуы, аны майлавы. Белә бит, кем яклы булырга икәнен үзенең урыны балда-майда булсын өчен, дөреслек Ландыш ягында икәнен башы белән яхшы аңлый. Мондый яклаучы булгач, кара исемлеккә эләкмәс инде Грей! Почётта гына булыр, көне-төне „ТМТВ"дан җырлатыгыз дип әмер бирер Айгөл Миндаровна!»,

«Эльвира, горурланабыз! Гомумән, читтә калмаганыгыз өчен, дөреслеккә көрәшүегез өчен горурланабыз», — дигән комментарийлар калдырганнар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көннәр дуслар ! ...Башлагач әйтеп бетерик инде ...‼️‼️‼️ Эстрада да булган соңгы хәлләрне сез генә түгел,без дә күзәтәбез ! Ландыш Нигъматҗанованың видеосына кушылып шактый гына артистлар үз фикерләрен җиткерделәр..мине бу хәлләр читләтеп узды чөнки 2014 елда мин компаниядән киттем. Тик менә Элвин Грейның @elvin_grey_music кичәге "тузга язмаган" постыннан соң (язма) мин дә бу хәлләрдән читтә кала алмадым !!? 2004 нче елда Барс Медиа компанмясе оештырган Кастингта❗️❗️❗️200 кеше арасыннан 8 ен сайлап алып ,зур хезмәт куйдылар ! Ә мине Балык бистәсенең Социаль яклау бүлегендә эшләп йөргән җиремнән ,тавышым үзенчәлекләрен ишетеп,тоеп Продюссером -Артемьев Радик Иванович ,иҗат юлымны "бер тиенсез" башларга ярдәм итте. Популяр җырчы итте ! (андый язмышлы җырчылар күп) Мин эстрадага 2007 нче елда «Ел ачышы» номинациясе белән килеп кердем. Ул вакытта яңгыраган "үлмәс хитым"(Яшьли сөйгән ярым)продюссерым дөрес сайлап тәкъдим иткән җыр! Гап-гади 19 яшьлек кыздан бәлки нидер өмет иткән диярсез...тик бу миңа Кагылмый !!! Иң беренче очрашуга ук Әнием миңа ияреп барып ,Радик Ивановичка :"Безгә сәхнә арты "пычраклары" кирәкми,зур акчаларыбызда юк ,артист ясый аласыз икән -эшләгез "-диде. Ул аңа каршы:"Апа мин сезне аңладым,мин аны юкка гына сайламадым,киләчәге өметле " -диде. Минә шушы рәвешле дөрес башланган ПРОДЮСЕР һәм Артист арасындагы мөнәсәбәтләр бу ! Радик Ивановичны хәзергесе вакытта әллә нинди "язмыш уеннарында"гаепләп тамашачының башын бутап игътибарны башкага юнәлтергә тырышалар !!!❗️Әлеге кешенең өстенә ялган ялалар якканчы ,ул әлеге компаниеда күпме йолдызлар кабызганын ,никадәр талантлар ачканын,куйган хезмәтен белү өчен ким дигәндә Барс Медиада 7 ел эшләргә кирәк дип саныйм мин .Ә мондый язып тоттырган хатны @elvin_grey_music кемдә җиткерә. Барс Медиа җырчыларын Брендка ( бу минем фикерем!)әйләндергән -чөнки кайда гына чыгыш ясасак та кыяфәт тә ,костюмнарда каралган сайланган ,бер съемкада киеп төшкән сәхнә костюмы башка кабатланмас,тере тавышка бар ҮЗ җырчыларын күчереп өйрәтергә тырышкан,компаниены яңа дәрәҗәгә ,гастрольлләрне чит төбәкләргә чыгарган ,үзе һәрвакытта кыпыйда кала белгән -Радик Иванович ул!?? ??дәвамы!(укып бетермичә нәтиҗә ясама)

Публикация от Эльвира Хамматова (@elvirakhammatova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100